Сишәмбе 19.03.2024
Саба районы Төбәк башлангыч мәктәбе
Меню
Сез ничек уйлыйсыз?
Безнең сайт сезгә ошыймы?
Фикерләрен әйттеләр: 73

1920 нче елларда Төбәк авылы балалары мәдрәсәдә укыганнар. Мәдрәсә дигәннәре Фазыл мулланың үз йорты булган. Анда 20ләп кыз һәм малай йөргән. Балалар идәнгә һәм тупсага утырып белем алган.

1924-25 нче елларда бу авылда башлангыч мәктәп салынган. Анда авылның үз кешесе Салихов Харис укыткан.Уку шартлары яхшыра барган.

Мәктәпнең беренче укучысы Хәниф абый Рәхимов сөйләгәннәр­дән: "Мәдрәсәдә минем урыным тупсада булды. Ә бу мәктәптә парталар, кара такта кисәкле акбур, химик карандаш, дәфтәр, китап бар иде. Мәктәптә карандаш, ә өйдә кара белән яза идек. Мин монда 4 нче классны бетердем. Мәктәбебез чиста һәм җылы булды. 20 ләп бала укыдык".

1931 нче елда авылда яңа җидееллык мәктәп салына башлый. Аның өчен Кардоннан бүрәнәләр кайтарыла. Укучылар саны арту сәбәпле, мәктәпне зурайтырга кирәк була. Кулакларның өйләрен сүтеп алып кайтып,мәктәпне зурайтып, яңартып, ике катлы итеп төзегәннәр.Монда 9 авылның (Төбәк,Олы Кибәчеече Кибәче, Юга­ры Саурыш, Түбән Саурыш, Яңавыл, Җәнәй,Елыш, Түбән Өчнарат) 400ләп баласы белем алган.Мәктәп район күләмендә алдынгы, бай мәктәпләрдән саналган. Хәтта укытучыларның җәйге семинарлары да монда үткән.

1950 нче елда бу мәктәп бинасы җимерелә башлый. Шул вакытта Югары Саурышта җидееллык мәктәп ачыла. Төбәк мәктәбендә өч авыл (Төбәк,Олы Кибәчеече Кибәче)баласы гына кала. Шул авыр чорда мәктәпкә директор булып Галявина Нурия билгеләнә. Ул 1951-52 нче елларда 7еллык яңа мәктәп салдырган. Балалар 1952 нче елда яңа бинада укый башлаганнар. Мәктәп 1964 нче елда сигезьеллык дип үзгәртелә.

1992-93 нче уку елына Олы Кибәче авылында урта мәктәп ачыла. Төбәк мәктәбе башлангыч булып үзгәртелә.
 
 
Элеккеге Төбәк мәктәбе күренеше
 
 Төбәк җидееллык мәктәбе укытучылары. 1949/50 нче уку елы.
 
Мәктәпнең беренче укучысы Рәхимов Хәниф
 
  
 
 Тарих укытучысы Шайдуллин Хөснулла,  хезмәт укытучысы Вильданов Тимерхан.
1962 нче ел.
 
 
 
1961 нче ел
 Терентьева Мария Николаевна үзенең укучылары белән
 
 1979 нчы ел
 
Төбәк башлангыч мәктәбе укучылары, укытучылары Шафикова Гөлсу,
Газизова Гүзәлия, Шайхеразиева Физәлия белән. 1996/97  нче уку елы.
Исемегез
Яңалыклар календаре
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Табып биримме
Безнең дуслар
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz