Сишәмбе 19.03.2024
Саба районы Төбәк башлангыч мәктәбе
Меню
Сез ничек уйлыйсыз?
Безнең сайт сезгә ошыймы?
Фикерләрен әйттеләр: 73
                                                                      Дәһшәтле сугыш еллары..


Шомлы сугыш җилләре Төбәк авылын да читләтеп үтми. Бик күпләр гаиләләрен, ата-аналарын калдырып сугышка китәләр. Күпләре кире кайтмый. Кайтканнары да елдан-ел кими бара.

Ирләре, уллары сугышка киткәч, авылда хатын-кызлар, бала-чагалар һәм картлар гына кала. Хатын-кызлар һәм үс­мерләр фронтка киткән эшчеләр һәм крестьяннарга лаеклы алмаш булдылар.

    Авылдагы барлык атларны сугышка җибәргәч, хәлләр та­гын да катлаулана. Атлар урынына үгезләр, сыерлар җигелә. Авыл яшьләре колхоз кырларында һәм фермаларда бик ты­рышып хезмәт итәләр. Укучы балаларга укуларын ташлап, фронтка ярдәм итәргә туры килә. һәр гаилә булдыра алган­ча сугыштагыларга җылы киемнәр, хатлар җибәрергә тыры­ша. Яшь тимурчылар авыру кешеләргә һәм картларга ярдәм итәләр.
   Кайчандыр авылда 13 ветеран булган булса, хәзер исә аларның Зсе генә яши. Безнең калган ветераннарыбыз: Хөснулла, Хаҗи һәм Тимергали бабайлар. Мең ел яшәгез ветераннар!

   
                             Җир өчен һөҗүмнәр

Төбәк авылы урыннары элеккеге чорларда бик яхшы җир­ләрдән саналган. Аккан инеш тә ул вакытта хәйран зур бул­ган. Бу уңайлы җирләргә күрше-тирәләрдә ясалып килүче авылларның күзе төшә.

Хәзерге Кибәче, Түбән Саурыш авылы урыннарыннан ке­шеләр балта-сәнәкләр,күсәкләр тотып төбәкләрдән җир алырга дип һөҗүмгә киләләр.Үз җирләрен, әлбәттә, монда­гы кешеләрнең бер дә бирәсе килми. Шул рәвешле җир өчен һөҗүмнәр башлана. Шулай да төбәклеләр җирләренең бер карышын да чит-ятларга бирмиләр. Нәкъ менә бу вакытта Төбәк җирләрен чикләп алу башлана. Хәзерге яңа зират ул вакытта Төбәк чиге дип исәпләнә. Икшермә янындагы тауда үсеп утыручы карт агачка кадәрге җирләр Төбәкнеке була. Ә 1950нче еллар тирәсендә кешеләр хәтта тыкрык урынна­рына да өйләр төзи башлыйлар. Авыл елдан-ел зурая, өйләр саны арта.

                                      Авылдагы үзгәрешләр
50ел дәверендә генә дә авыл бик нык үзгәрә. 1940-1950нче елларда авылда тыкрыклар барлыкка килә башлый. Мәсәлән, Фәсхетдинова Гыйззениса һәм Сафина Хәнифә апалар кырыенда тыкрыклар бик киң була.
Авыл кибетләре исә хәзерге ясле бакчасы янындарак ур­нашкан булган. Анда Исрафил абый эшләгәне дә билгеле.
Олы юл Шириев Наил һәм Гыйльметдинова Миңнегөл апалар яныннан узган булган.
Төбәк фермаларга да бик бай авыллардан саналган. Мә­сәлән, атлар конюшнясы, сыер, сарык, тавык фермалары. Тавык, сарык фермасы - Ленин урамында, ә сыер фермасы ике як урамда да булган. Кладовой белән конюшня исә хә­зерге мәчет урынында урнашкан булган икән.
Гыйлметдинова Миңнегөл апалар артында амбарлар те­зелеп торган. Соңрак аларны таратып бетергәннәр. Авылда хәтта подвалларга кадәр булган.
Әби - бабайлардан тагын да ныграк сораштыргач, ясле­нең Васильев Иван(укытучы) абыйлар урынында булганлы­гы ачыкланды.
Авылда үзгәрешләр моның белән генә тәмамланмый әле. Төбәк авылының зур коесы Гыйльфан абыйлар янында ур­нашкан булган . Язгы ташу вакытында кешеләр суга шул коега йөргәннәр.
Авыл халкы элек-электән үк бик тырыш булган, һәр йорт саен диярлек чабата, кәрзин, каз оялары үргәннәр. Су­гыш еллары вакытында бер кием чабата 30-40 тиен, каз оясы 6сум, кәрзин 2-3 сум торган.
Халыкның яраткан бәйрәмнәре һәрдаим үткәрелеп бар­ган. «Сабантуй», «Нәүрүз», «Сөмбелә», «Корбан», «Җиңү» бәйрәмнәре уздырылган.
 
                                            Сугыштан соңгы еллар 
Сугыштан соңгы елларда тормыш алу гаять авыр булган. Ул елларда эшләгән хезмәт көненә ашлык биргәннәр. Бер көнгә 300-500гр ашлык бирелгән. Кешеләр ашлыкны бары тик су тегермәннәрендә генә тарта ала торган булганнар. Су тегермәнен ясау өчен иң элек буа буарга булышканнар. Бу бирелгән икмәк тормыш алып бару өчен җитми билгеле. Ке­шеләр кием-салымнар тутырылган чаналар тартып 120км ераклыктагы авылларга юлга чыгып киткәннәр. Ачлы-туклы Зкөн чана тартып, киемнәрне икмәккә алыштырып кайт­каннар. Ашларны мич казанында, ипине мич төбенә салып пешерә торган булганнар. Ә утынны сыерга чана җигеп та­шыганнар. Соңрак совхоз оешкач, эшләгән хезмәт хакын акчалата түләгәннәр. Моннан соң тормышлар җайлана баш­лаган.
 
                                                                 Авылым  чишмәләре
Төбәк авылы элек-электән үк чишмәләргә, күлләргә бай төбәкләрдән саналган. Авылыбыз эчендәге иң мул сулы чишмәне «Галим» чишмәсе дип атап йөртәләр. Аның килеп чыгышы Галим атлы кеше белән бәйле. Галим бабай тау кы­рыеннан, сукасы белән ерып үтеп киткәндә, челтерәп чишмә ага башлаган тавыш ишетә. Ул аны карап, чистартып тора, халыкны су белән куандыра. Хәзер инде 64 ел вакыт үтте, тик «Галим» чишмәсе әле һаман да челтерәвен дәвам итә.
Табигать авылыбыз тауларына да үзенең хозурлыгын һич тә кызганмаган. Ул таулардан берничә чишмә агып чыгып инеш хасил итәләр. Шулар арасында киң таралганнары Шәфыйкъ мулла чишмәсе һәм Салих бабай чишмәсе.
Төбәк авылының урман буендагы чишмәсен, Шәфыйкъ мулла чистартып торганга, аны шул исем белән атап йөртә­ләр. Әвәлге заманда күп кенә муллаларның җирләре урман буенда булганлыгы да безгә мәгълүм. Ә бу чишмәнең әле тагын бер сере бар. Авылдагы чишмәләрдән иң салкын сулы чишмә булып Шәфыйкъ мулла чишмәсе санала.

                       
Салих бабай чишмәсе тау астында урнашкан. Аның тирә­сендә куе таллык. Бу чишмәдән җәйнең иң эссе көннәрендә дә салкынча рәхәтлек бөркелә. Кайда таллык - шунда су ба­шы. Авылда бу чишмәне 1933нче елда Салих бабай казып чыгаргандип сөйлиләр. Шуның өчен дә аны Салих бабай исеме белән атап йөртәләр.
Төбәк авылы чишмәләре рәтенә тагын Яңа чишмә, Мөтөки чишмәсе, Сабир һәм Шакир бабай чишмәләре дә керә.
Бер күл дә бар безнең авыл урманында.Күлнең кырый­ларында озын-озын камышлар, куаклар үсә. Җәйләрен күл­не тагын да ямьләндереп кошлар сайрый.


                                            Манарада ай балкый
Озак та үтми авыл халкы мәчет төзи. Мәчеткә һәр җомга саен картлар жыелып, авылда бәйрәм ясыйлар. Ә 12 авыл­дан җыелган яшьләр бу көнне тегермән артына уенга килә торган булалар.
Төбәк авылында 2 мәхәллә булганы да билгеле. Бу чорда Төбәктәге мәчеттә имам һәм хатиб булып исәпләнүчеләр:
1)  Имам Зыятдин Камалетдинов;
2)  Хатиб Мөхәммәтфазыл Зыятдинов (1875нче еллар тирә­сендә туган).
Мәчетнең төп урыны хәзерге ясле бакчасы урынында.
Сугыш еллары вакытында, яки сугыштан соңгы елларда мәчет манарасы киселә. Авыл кешеләре бу эшкә алынмагач, конторда эшләүче Константин Петрович бер керәшенне та­бып китереп, мәчет манарасын кистерә. Авыл халкы өчен бу аеруча зур фаҗига була. Авылда динне бик хөрмәтлиләр, дини бәйрәмнәрне онытмыйлар. Ә хәзер авылыбыз янәдән мәчетле булды. Мәчетебез Шәмәрдэн бабай исеме белән атап йөртелә. 
Исемегез
Яңалыклар календаре
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Табып биримме
Безнең дуслар
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz