Шимбә 23.09.2017
Саба районы Төбәк башлангыч мәктәбе
Меню
Сез ничек уйлыйсыз?
Безнең сайт сезгә ошыймы?
Фикерләрен әйттеләр: 73
  Авылым


 

Арча, Сарман, Кукмаралар

Турында күп язалар.           

 Ә безнең авыл турында

Язмалар бик аз алар.

 

 Языйм әле дуслар сезгә                                                                                                                                                                       

Төбәк авылым турында.                                                                                                                                                                               

Минем авылым урнашкан                                                                           

Бик күңелле урынга.

 

 Бездәге урман,кырлар,                                                                                                                                                                                                                                                                                

Болыннар, агым сулар,                                                                                                                                                                                                                                                                                       

 Иксез-чиксез далалар                                                                                                                                                                              

Карап  туймаслык алар.    

                    

Авылымның уртасыннан                                                                                                                                                                                                                                                                   

Кечкенә инеш ага.                                                                                                                                                                                 

Матурлыгына сокланып                                                                                                                                                                               

 Тургай канат кага.

 

Килеп чыгышы

   Моннан 500 еллар элек кечкенә генә булып яшәгән төр­кемнәр бу җирләргә килеп урнаша башлыйлар. Бу кеше­ләрнең чувашлар икәнлеге дә билгеле. Яңа төпләнгән җир­ләрен агачлардан арындырып йорт-җир төзиләр, шулай көн күрәләр. Көннәр бер-бер артлы уза тора... Тиздән бу урын­нарга төбәп татарлар килә башлый. Чувашлар янында аларга да урын табыла. Каралты-куралар җиткереп татарлар тормыш итә башлыйлар.Чувашлар белән татарлар зиратлар төзиләр. Элекке чу­вашлар зираты хәзерге Шәяхметов Рифкать абыйлар янын­дагы тыкрыкта, ә татарларныкы югарыочта урнашкан бу­ла.Төбәк исеме « төбәп» сүзеннән алынган дигән риваятьләр яши. Димәк, моннан берничә йөз еллар элек, элеккеге Казан губернасының үзәге Казан шәһәреннән 104 км төньякта чә­чүлек җирләре эзләп килеп урнашкан 5-6 йорттан торган авылны Төбәк дип атый башлыйлар. Төбәк авылы патша Россиясенең Казан губернасы, Мамадыш өязе, Әбде волос­тена кергән. Авыл 5-6км калынлыктагы катнаш урман белән капланган. Авыл урнашкан урынны аркылыга кисеп, урман эчендәге «Олы елга» дип аталган елга буйларыннан агып чыгучы күп санлы чишмәләр белән туенучы инеш ага. Инеш 3км агып Нысы елгасына коя. Авыл башыннан рево­люциягә кадәр төзелгән Казан-Уфа шоссе юлы үтә. Халкы еллар үткән саен, күчеп килүчеләр хисабына арта бара. Ур­маннарны кисеп, чәчүлек җирләрен арттырганнар. Революцияга кадәр авылда 100гә якын хуҗалык яшәгән дигән фа­разлар да яши. Халык имана җирләрен агач сука белән эш­кәртә; арыш, арпа, солы, ясмык, бодай, борчак чәчеп, зур уңыш жыеп ала. Хуҗалыкларда өч басулы игенчелек сис­темасы кертелә.

 

 1921 нче елгы ачлык

   Ачлык. Бу гади генә сүз күпме кайгыны, күпме сагышны, күпме кешенең күз яшен, күпме кешенең гомерен үз эченә алган.

  Ачлык. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Ничәмә-ничә кеше ачлыктан газапланып якты дөньядан китә. Күпме балалар ачлыктан газапланган.

   1921нче ел. Бу ел илебезгә, авылыбызга коточкыч коры­лык, ачлык алып килә. Бер тамчы яңгыр күрмәгән җир өсте, каты эсселек нәтиҗәсендә бернинди уңыш китерә алмый. Эсселек барча игеннәрне, җирдәге үсемлекләрне көйдерә. Бу ачлык Төбәк авылы кешеләре өчен дә зур фаҗига. Кеше­ләр ачлыкның биш-алты көнен бик газаплы, бик чыдамсыз итеп уздыралар. Аннан соң халык ни туры килсә, шуны бе­тергәнче ашый, булмаса, ярты үле кебек үзен дә, дөньясын да оныта торган бер машинага әверелә. Үлгән кеше өчен елау, аларны кәфенләү, кабер казып уңайлы ләхетләр ясап күмү кебек элекке заманның яхшы гадәтләре күптән таш­ланган инде. Өйдәме, урамдамы, юлдамы хәлсезлектән егыла да үлә халык. Исән калганнар үзләре дә яман шешен­гән булалар, я кибеп корып, аякларын чак өстерәп йөри башлыйлар. Бу ел халкыбыз күңелендә мәңге онытылмый.

 

                                                              Янгыннар

 Янгыннар - табигать дошманы. Кеше өчен ул иң зур афәт.1921нче елда Төбәктә бик зур янгын булып уза. Ут Шәмгунь абыйлар нигезеннән чыккан булган. Бу нигездә яшәү­челәрнең берсе атка атланып авыл буенча йөгергән, ә ут бар җирне камап алган. Шуннан бирле «ут чыккан өй хуҗасы ишегалдыннан ары беркая чыкмаска тиеш» дигән сүзләр йө­ри башлаган.

 Сугыш башланган көнне авылда тагын зур янгын чыга. Бу көнне Мөхәммәтшакир һәм Зыятдин исемле кешеләр арасында тавыш чыккан була. Зыятдин бик үчле кеше бу­лып, Мөхәммәтшакирның өенә ут төртә. Бу вакытта бар­лыгы 10 капка, 25 өй янып бетә.

 Зур янгыннардан соң кешеләр бер дә югалып калмыйлар. Кире йортлар төзеп, көн күрәләр. Озак та үтми авылда бай­лар барлыкка килә. Кайбер урыннарда хәтта зур, ике катлы йортлар пәйда була. Авыл тагын да ишәя.

 


                                                           1931 нче елгы вакыйгалар...

 Бу елларда ару, бай тормышлы кешеләрне талый башлый­лар. Бу эшне башлап йөрүчеләр:Рафиков Талип, Казыйров Биктимер, Бәһәрәм абыйлар. Оештыручыларның иң хәтәре-Мингазов Сабир.

Иң беренче таланган кеше: Шигабиев Галәветдин була. Аннары соң таланучылар: Биккенә Исмәгыйль, Сабитов Җангәрәй (төрмәдән кайтуга үлә), Арсланов Галиәсгар, Исмәгыйлев Ибраһим (төрмәдә үлә), Мәрдәнов Шәрәфетдин (төрмәдә үлә), Тәхәү Фәрди, Губаев Гыйлемхан, Мифтахов Муллахмәт (төрмәдән кайткач үлә), Гайнетдинов Мөхәм­мәтсафа, Мифтахов Фәйзи, Мәскәү Гали, Нурмөхәммәтов Шакир һ.б.


Бу кешеләрнең өйләрен тартып алалар, жиһазларын, са­выт-сабаларын тараталар. Чарасызлыктан мунчага күчкәч, мунчаларыннан да куып чыгаралар.Бу вакыйгадан соң, аларны кулаклар дип йөртә башлыйлар. Гаилә башлыкла­рын төрмәләргә, хәтта сөргеннәргә җибәрәләр, ә калган гаилә кешеләрен җәберлиләр.


        Вакыйгалар талау белән генә чикләнми. Төбәк авылында колхоз, нәкъ менә байларны талагач, оеша башлый. Иң бе­ренче колхозны «Йолдыз» исеме белән атап йөртәләр. Бе­ренче председатель Елыш авылыннан Ганиев Кәрим абый булганы да ачык билгеле. Аннары инде колхоз Зәки һәм Каниф абыйлар кул астына күчә. Колхозлашу чоры шул рә­вешле башланып китә. Халыкны мәҗбүриләп колхозга кер­тү башлана, ләкин алар арасында кермәүчеләр дә булгалый. Кермәүчеләрдән, Хасиуллин Зиннур, Мифтахов Хәниф, Нуриев Салих, Сәмигуллин Зәйнулла, Фәрхулла абыйлар, Ибатова Гыйззениса апалар була. Ә ат, сыер асрый алмау­чылар, хәерчеләр беренче булып кергәннәр. Озакламый авылда тракторлар да күренә башлый. Беренче тракторны авылга Хаҗи абый алып кайта.


Сугыш еллары вакытында, 1944 нче елны, колхоз икегә аерылган. Беренче колхоз «Йолдыз» дип аталса, икенчесе «Победа» исеме белән йөртелә башлый. «Йолдыз» колхозын Нуриев Кыям, ә «Победа»ны Сафиуллин Нәҗип абыйлар җитәкләгән була.


 

               Репрессия еллары 

 Бөек Ватан сугышы еллары алдыннан 30-35нче елларда репрессия еллары булган. Күп кенә кешене гаепсезгә төрмә­ләргә япканнар, сөргенгә сөргәннәр. Басудагы чүп үләннә­рен җыеп алып кайтканда, чүп үләннәре арасында берничә бөртек кенә башак чыкса да, туп-туры аларны төрмә көткән. Төбәк авылыннан репрессия корбаннарыннан Гобәйдуллин Гыйлемхан, Арсланов Аскар, Ибатуллин Зыятдин, Марданов Шәрәфи, Шигабиев Галәви, Сабитов Җиһангәрәй, Исмагилов Габдрахман, Гыйззениса, Миңнебикә, Гөлчәчәк апалар да саналган. Шулай итеп дистәләгән кеше төрмәгә эләккән. Налог түләмәгән өчен халыкны талаганнар. Сыер­ларын, кәҗәләрен һәм башка мал-туарларын алып чыгып киткәннәр, ә кеше берни эшли алмаган, чөнки төрмә белән янаганнар. Урта хәлле кешеләрне дә читтә калдырмаганнар. Коточкыч еллар. Кайбер халыкның хәтта йорт-җирләрен сү­теп алып, капка баганаларын, капкаларын кисеп ала торган булалар. Ә кешеләр чарасызлыктан келәтләрдә утырып ка­лалар. Колхоз җиренең 1 сотые да авыл кешесенеке булмый. Кеше эшләгән эше өчен берни дә ала алмаган. Авыл халкы­на 1сыер, 2сарык тотарга рөхсәт бирелә, ләкин әлеге мал­ларны асрап файда булмый. Кеше мал асраган өчен дә налог түләргә тиеш була. Налог: 50кг ит, 300-400 литр сөт, 2 тире, йон, 100 йомыркадан тора. Каты җил нәтиҗәсендә ауган агачлар чери, ләкин авыл кешесенә агач кисәргә рөхсәт ителми. Репрессия халык күңелендә шундый коточкыч ел­лар булып сакланып кала.


 

                                                      
Исемегез
Яңалыклар календаре
«  Сентябрь 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Табып биримме
Безнең дуслар
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Copyright MyCorp © 2017
Бесплатный хостинг uCoz