1920 нче елларда Төбәк авылы балалары мәдрәсәдә укыганнар. Мәдрәсә дигәннәре Фазыл мулланың үз йорты булган. Анда 20ләп кыз һәм малай йөргән. Балалар идәнгә һәм тупсага утырып белем алган.
1924-25 нче елларда бу авылда башлангыч мәктәп салынган. Анда авылның үз кешесе Салихов Харис укыткан.Уку шартлары яхшыра барган.
Мәктәпнең беренче укучысы Хәниф абый Рәхимов сөйләгәннәрдән: "Мәдрәсәдә минем урыным тупсада булды. Ә бу мәктәптә парталар, кара такта кисәкле акбур, химик карандаш, дәфтәр, китап бар иде. Мәктәптә карандаш, ә өйдә кара белән яза идек. Мин монда 4 нче классны бетердем. Мәктәбебез чиста һәм җылы булды. 20 ләп бала укыдык".
1931 нче елда авылда яңа җидееллык мәктәп салына башлый. Аның өчен Кардоннан бүрәнәләр кайтарыла. Укучылар саны арту сәбәпле, мәктәпне зурайтырга кирәк була. Кулакларның өйләрен сүтеп алып кайтып,мәктәпне зурайтып, яңартып, ике катлы итеп төзегәннәр.Монда 9 авылның (Төбәк,Олы Кибәче,Кече Кибәче, Югары Саурыш, Түбән Саурыш, Яңавыл, Җәнәй,Елыш, Түбән Өчнарат) 400ләп баласы белем алган.Мәктәп район күләмендә алдынгы, бай мәктәпләрдән саналган. Хәтта укытучыларның җәйге семинарлары да монда үткән.
1950 нче елда бу мәктәп бинасы җимерелә башлый. Шул вакытта Югары Саурышта җидееллык мәктәп ачыла. Төбәк мәктәбендә өч авыл (Төбәк,Олы Кибәче,Кече Кибәче)баласы гына кала. Шул авыр чорда мәктәпкә директор булып Галявина Нурия билгеләнә. Ул 1951-52 нче елларда 7еллык яңа мәктәп салдырган. Балалар 1952 нче елда яңа бинада укый башлаганнар. Мәктәп 1964 нче елда сигезьеллык дип үзгәртелә.