Авылым
Арча, Сарман, Кукмаралар
Турында күп язалар.
Ә безнең авыл турында
Язмалар бик аз алар.
Языйм әле дуслар сезгә
Төбәк авылым турында.
Минем авылым урнашкан
Бик күңелле урынга.
Бездәге урман,кырлар,
Болыннар, агым сулар,
Иксез-чиксез далалар
Карап туймаслык алар.
Авылымның уртасыннан
Кечкенә инеш ага.
Матурлыгына сокланып
Тургай канат кага.
Килеп чыгышы
Моннан 500 еллар элек кечкенә генә булып яшәгән төркемнәр бу җирләргә килеп урнаша башлыйлар. Бу кешеләрнең чувашлар икәнлеге дә билгеле. Яңа төпләнгән җирләрен агачлардан арындырып йорт-җир төзиләр, шулай көн күрәләр. Көннәр бер-бер артлы уза тора... Тиздән бу урыннарга төбәп татарлар килә башлый. Чувашлар янында аларга да урын табыла. Каралты-куралар җиткереп татарлар тормыш итә башлыйлар.Чувашлар белән татарлар зиратлар төзиләр. Элекке чувашлар зираты хәзерге Шәяхметов Рифкать абыйлар янындагы тыкрыкта, ә татарларныкы югарыочта урнашкан була.Төбәк исеме « төбәп» сүзеннән алынган дигән риваятьләр яши. Димәк, моннан берничә йөз еллар элек, элеккеге Казан губернасының үзәге Казан шәһәреннән 104 км төньякта чәчүлек җирләре эзләп килеп урнашкан 5-6 йорттан торган авылны Төбәк дип атый башлыйлар. Төбәк авылы патша Россиясенең Казан губернасы, Мамадыш өязе, Әбде волостена кергән. Авыл 5-6км калынлыктагы катнаш урман белән капланган. Авыл урнашкан урынны аркылыга кисеп, урман эчендәге «Олы елга» дип аталган елга буйларыннан агып чыгучы күп санлы чишмәләр белән туенучы инеш ага. Инеш 3км агып Нысы елгасына коя. Авыл башыннан революциягә кадәр төзелгән Казан-Уфа шоссе юлы үтә. Халкы еллар үткән саен, күчеп килүчеләр хисабына арта бара. Урманнарны кисеп, чәчүлек җирләрен арттырганнар. Революцияга кадәр авылда 100гә якын хуҗалык яшәгән дигән фаразлар да яши. Халык имана җирләрен агач сука белән эшкәртә; арыш, арпа, солы, ясмык, бодай, борчак чәчеп, зур уңыш жыеп ала. Хуҗалыкларда өч басулы игенчелек системасы кертелә.
1921 нче елгы ачлык
Ачлык. Бу гади генә сүз күпме кайгыны, күпме сагышны, күпме кешенең күз яшен, күпме кешенең гомерен үз эченә алган.
Ачлык. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Ничәмә-ничә кеше ачлыктан газапланып якты дөньядан китә. Күпме балалар ачлыктан газапланган.
1921нче ел. Бу ел илебезгә, авылыбызга коточкыч корылык, ачлык алып килә. Бер тамчы яңгыр күрмәгән җир өсте, каты эсселек нәтиҗәсендә бернинди уңыш китерә алмый. Эсселек барча игеннәрне, җирдәге үсемлекләрне көйдерә. Бу ачлык Төбәк авылы кешеләре өчен дә зур фаҗига. Кешеләр ачлыкның биш-алты көнен бик газаплы, бик чыдамсыз итеп уздыралар. Аннан соң халык ни туры килсә, шуны бетергәнче ашый, булмаса, ярты үле кебек үзен дә, дөньясын да оныта торган бер машинага әверелә. Үлгән кеше өчен елау, аларны кәфенләү, кабер казып уңайлы ләхетләр ясап күмү кебек элекке заманның яхшы гадәтләре күптән ташланган инде. Өйдәме, урамдамы, юлдамы хәлсезлектән егыла да үлә халык. Исән калганнар үзләре дә яман шешенгән булалар, я кибеп корып, аякларын чак өстерәп йөри башлыйлар. Бу ел халкыбыз күңелендә мәңге онытылмый.
Янгыннар
Янгыннар - табигать дошманы. Кеше өчен ул иң зур афәт.1921нче елда Төбәктә бик зур янгын булып уза. Ут Шәмгунь абыйлар нигезеннән чыккан булган. Бу нигездә яшәүчеләрнең берсе атка атланып авыл буенча йөгергән, ә ут бар җирне камап алган. Шуннан бирле «ут чыккан өй хуҗасы ишегалдыннан ары беркая чыкмаска тиеш» дигән сүзләр йөри башлаган.
Сугыш башланган көнне авылда тагын зур янгын чыга. Бу көнне Мөхәммәтшакир һәм Зыятдин исемле кешеләр арасында тавыш чыккан була. Зыятдин бик үчле кеше булып, Мөхәммәтшакирның өенә ут төртә. Бу вакытта барлыгы 10 капка, 25 өй янып бетә.
Зур янгыннардан соң кешеләр бер дә югалып калмыйлар. Кире йортлар төзеп, көн күрәләр. Озак та үтми авылда байлар барлыкка килә. Кайбер урыннарда хәтта зур, ике катлы йортлар пәйда була. Авыл тагын да ишәя.
1931 нче елгы вакыйгалар...
Бу елларда ару, бай тормышлы кешеләрне талый башлыйлар. Бу эшне башлап йөрүчеләр:Рафиков Талип, Казыйров Биктимер, Бәһәрәм абыйлар. Оештыручыларның иң хәтәре-Мингазов Сабир.
Иң беренче таланган кеше: Шигабиев Галәветдин була. Аннары соң таланучылар: Биккенә Исмәгыйль, Сабитов Җангәрәй (төрмәдән кайтуга үлә), Арсланов Галиәсгар, Исмәгыйлев Ибраһим (төрмәдә үлә), Мәрдәнов Шәрәфетдин (төрмәдә үлә), Тәхәү Фәрди, Губаев Гыйлемхан, Мифтахов Муллахмәт (төрмәдән кайткач үлә), Гайнетдинов Мөхәммәтсафа, Мифтахов Фәйзи, Мәскәү Гали, Нурмөхәммәтов Шакир һ.б.
Бу кешеләрнең өйләрен тартып алалар, жиһазларын, савыт-сабаларын тараталар. Чарасызлыктан мунчага күчкәч, мунчаларыннан да куып чыгаралар.Бу вакыйгадан соң, аларны кулаклар дип йөртә башлыйлар. Гаилә башлыкларын төрмәләргә, хәтта сөргеннәргә җибәрәләр, ә калган гаилә кешеләрен җәберлиләр.
Вакыйгалар талау белән генә чикләнми. Төбәк авылында колхоз, нәкъ менә байларны талагач, оеша башлый. Иң беренче колхозны «Йолдыз» исеме белән атап йөртәләр. Беренче председатель Елыш авылыннан Ганиев Кәрим абый булганы да ачык билгеле. Аннары инде колхоз Зәки һәм Каниф абыйлар кул астына күчә. Колхозлашу чоры шул рәвешле башланып китә. Халыкны мәҗбүриләп колхозга кертү башлана, ләкин алар арасында кермәүчеләр дә булгалый. Кермәүчеләрдән, Хасиуллин Зиннур, Мифтахов Хәниф, Нуриев Салих, Сәмигуллин Зәйнулла, Фәрхулла абыйлар, Ибатова Гыйззениса апалар була. Ә ат, сыер асрый алмаучылар, хәерчеләр беренче булып кергәннәр. Озакламый авылда тракторлар да күренә башлый. Беренче тракторны авылга Хаҗи абый алып кайта.
Сугыш еллары вакытында, 1944 нче елны, колхоз икегә аерылган. Беренче колхоз «Йолдыз» дип аталса, икенчесе «Победа» исеме белән йөртелә башлый. «Йолдыз» колхозын Нуриев Кыям, ә «Победа»ны Сафиуллин Нәҗип абыйлар җитәкләгән була.
Репрессия еллары
Бөек Ватан сугышы еллары алдыннан 30-35нче елларда репрессия еллары булган. Күп кенә кешене гаепсезгә төрмәләргә япканнар, сөргенгә сөргәннәр. Басудагы чүп үләннәрен җыеп алып кайтканда, чүп үләннәре арасында берничә бөртек кенә башак чыкса да, туп-туры аларны төрмә көткән. Төбәк авылыннан репрессия корбаннарыннан Гобәйдуллин Гыйлемхан, Арсланов Аскар, Ибатуллин Зыятдин, Марданов Шәрәфи, Шигабиев Галәви, Сабитов Җиһангәрәй, Исмагилов Габдрахман, Гыйззениса, Миңнебикә, Гөлчәчәк апалар да саналган. Шулай итеп дистәләгән кеше төрмәгә эләккән. Налог түләмәгән өчен халыкны талаганнар. Сыерларын, кәҗәләрен һәм башка мал-туарларын алып чыгып киткәннәр, ә кеше берни эшли алмаган, чөнки төрмә белән янаганнар. Урта хәлле кешеләрне дә читтә калдырмаганнар. Коточкыч еллар. Кайбер халыкның хәтта йорт-җирләрен сүтеп алып, капка баганаларын, капкаларын кисеп ала торган булалар. Ә кешеләр чарасызлыктан келәтләрдә утырып калалар. Колхоз җиренең 1 сотые да авыл кешесенеке булмый. Кеше эшләгән эше өчен берни дә ала алмаган. Авыл халкына 1сыер, 2сарык тотарга рөхсәт бирелә, ләкин әлеге малларны асрап файда булмый. Кеше мал асраган өчен дә налог түләргә тиеш була. Налог: 50кг ит, 300-400 литр сөт, 2 тире, йон, 100 йомыркадан тора. Каты җил нәтиҗәсендә ауган агачлар чери, ләкин авыл кешесенә агач кисәргә рөхсәт ителми. Репрессия халык күңелендә шундый коточкыч еллар булып сакланып кала.